Узган тәүлектә Татарстанда юл һәлакәтләрендә дүрт кешенең гомере өзелгән

Узган тәүлектә Татарстанда юл һәлакәтләрендә дүрт кешенең гомере өзелгән

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Кичә Татарстанның Яшел Үзән районында булган һәлакәттә ике кеше үлгән һәм ике кеше җәрәхәтләнгән. Узган тәүлектә республикада барлыгы 18 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә, дүрт кешенең гомере өзелгән, 19 кеше зыян күргән.

Һәлакәт төнлә Осиново бистәсенең "Казанская" кошчылык фабрикасы юлында булган. "ВАЗ-2112" автомобиле йөртүчесе тизлеген арттырган, идарә итә алмыйча юл кырыена чыккан, машина әйләнгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә автомобиль йөртүче һәм аның пассажиры - 18 яшьләр тирәсендәге кыз шунда ук үлгән. 19 яшьлек егет һәм 14 яшьлек яшүсмер җәрәхәтләнгән һәм хастаханәгә озатылган.