Ульяновскиның “Туган тел” оешмасы идарәсе гаризасына өлкә прокуратурасыннан җавап хаты килде

Ульяновскиның “Туган тел” оешмасы идарәсе гаризасына өлкә прокуратурасыннан җавап хаты килде

(Ульяновски, 17 июнь, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Ульяновскиның “Туган тел” оешмасы идарәсе гаризасына өлкә прокуратурасыннан җавап хаты килде. Анда: “Ленин районы эчке эшләр идарәсе Ульяновски өлкәсенең элекке мөфтие Әюп Дебердеевнең хокук нормаларына сыймаган гамәлләре өчен аңа карата җинаять эше ачудан баш тарткан иде. Майның 20сендә прокуратура Ленин районы милициясенең мондый карарын юкка чыгарды һәм бу эшне яңадан тикшерүгә юнәлтте”, - диелгән. Сүз архитектура һәйкәле булып танылган мәчет бинасын хосусыйлаштыруга юл кую турында бара.

Фабрикант Акчуриннарның 1864 елда төзегән мәчет-мәдрәсә комплексына 1990 елда өлкәкүләм архитектура һәйкәле статусы бирелгән иде. “Туган тел” оешмасы икмәк пешерү цехы сыйфатында кулланылучы бу бинаны халыкка кайтаруны дәгъвалап 1989 елда ук эш башлаган иде инде. Дини биналарны хосусыйлаштыру тыелганы гомуммәгълүм булса да, “Ульяновскхлебопром” җитәкчелеге аны 1993 елда хосусыйлаштыруга ирешкән. Ул вакытта мөфти булып торган Әюп Дебердеев төрле сылтаулар белән моны яшереп килде.

Россиянең Милек мөнәсәбәтләре буенча министры Ф.Газизуллинга язган мөрәҗәгать кенә бу эшкә азрак ачыклык кертте, ягъни 2001 елның 8 августында гына бинаның хосусыйлаштырылган булуы рәсми рәвештә танылды.

Ә “Туган тел” оешмасының “Ульяновскхлебопром” исеменә язылган мөрәҗәгатьләре гел җавапсыз кала бирде. Хәтта бинага Хәтер тактасы кую да мөмкин булмады. Шулай итеп, халык милкен һәм архитектура һәйкәлен җимерү куркынычы алга килеп басты.

Шуннан чыгып, “Туган тел” идарәсе, элеккеге мөфти Әюп Дебердеевны җавапка тартуны сорап, прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Узган елның декабрь аеннан бирле бернинди җавап булмагач, “Туган тел” оешмасы ачыклык кертүне сорап прокуратурага тагын хат юллаган иде һәм, ниһаять, соңгы хатка уңай җавап килде.