^Тукай районында трактор йөртүченең гомере өзелгән

^Тукай районында трактор йөртүченең гомере өзелгән

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Кичә Татарстанның Тукай районында трактор йөртүче үлгән. Мартыш авылы янындагы урманда 00.30 сәгатьтә теркәлү билгесе булмаган әйләнгән трактор табылган. Соңрак ачыкланганча, тракторчы беркайда эшләмәүче Түбән Кама кешесе булган. Хәзерге вакытта һәлакәт сәбәбе ачыклана.