«Сәяхәт» республика методик үзәге Бөтенроссия туристлык слетын уздыруга әзерләнә

«Сәяхәт» республика методик үзәге Бөтенроссия туристлык слетын уздыруга әзерләнә

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «Сәяхәт» республика методик үзәге 11-15нче июльдә Биектау районында узачак Бөтенроссия укучыларның туристлык слетына әзерлек эшләрен алып бара. Бүгенге көндә үзәкнең хезмәткәрләре әлеге слетны тиешле югары дәрәҗәдә уздыру максатыннан химаячеләр эзләү белән мәшгуль.

Бөек Җиңүнең 60 еллыгына һәм Казанның 1000 еллыгына багышланган әлеге чараны Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Балалар-яшьләр туристлыгы федераль үзәге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Сәяхәт» республика методик үзәге оештыра. Слетта барлыгы 1000 катнашучы булыр дип көтелә, шулар арасында 70 делегация-команда Россия төбәкләреннән, 7 — Белоруссиядән һәм 1 — Казакъстаннан килергә тиеш.

Биектау районының Учхоз һәм «Крутушка» санаториесе арасында үткәреләчәк слетта яшь туристлар ориентир билгеләүдә, туган якны өйрәнү буенча конкурслар һәм викториналарда, туристлыкның күп төр ярышларында көч сынашачак. Шулай ук анда иң яхшы визит картасы, иң яхшы туристлык бивагы һәм көнкүреше, туристлар җыры һ.б. төрле бәйгеләр дә каралган.

Слетның оештыру комитеты рәисе — ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов. Слетны уздыруны Балалар-яшьләр туристлыгы федераль үзәге директоры, РФ Өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары советы рәисе, Балалар-яшьләр туристлыгы һәм туган якны өйрәнү халыкара академиясе президенты һәм педагогия фәннәре докторы Юрий Константинов җитәкли. Бөтенроссия слетының тантаналы ачылышына Татарстан һәм Россия җитәкчелеге вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.

«Сәяхәт» методик үзәгенең хезмәткәрләре әйтүенчә, бүгенге көндә балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү эшен хуплап, слетны уздыруга ярдәм итәргә Казанның «Заря» кондитер фабрикасы, Оптик-механика һәм Медик-инструменталь заводлары, һәйкәлләр ясаучы ВКНИИ ВОЛТ эксперименталь-производство заводы, шулай ук эшмәкәр Айрат Хәйруллинның Хәйрия фонды теләк белдергән. «Сәяхәт»челәр башка мөрәҗәгать ителгән оешмалар да бу олы вакыйганы уздыруга битараф калмас дип ышана.