^"Раки" сыра барын сүтәләр

^"Раки" сыра барын сүтәләр

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Сергей Семеркин). Бүген төзүчеләр Казанның Ярминкә мәйданында урнашкан "Раки" сыра барын сүтәргә кереште.

Кичә Казан мэры Камил Исхаков башкаланың 1000 еллыгына төзелә һәм реконструкцияләнә торган объектларны карап йөргәндә, "Раки" барының урыны Кремль стеналары астында түгел, диде. Бүген үк эшчеләр бинаны сүтә башлады. Әлегә эшчеләр техника кулланмый, лом, кувалда һәм түбәнең металл конструкциясен сүтү өчен эретеп ябыштыру аппараты белән генә эшли. "Раки"ның арткы стенасының якынча 20 проценты сүтелгән. Әгәр эшләр уңышлы барса, якынча бер атнадан әлеге бина урынына тигез мәйдан булачак.