Мәскәү педагогика университетының татар филологиясе факультетында 25 яңа студент укый алачак

Мәскәү педагогика университетының татар филологиясе факультетында 25 яңа студент укый алачак

(Мәскәү, 17 июнь, «Татар-информ», Динә Галәветдинова). Быел Мәскәү педагогика университетында дүрт ел элек ачылган татар филологиясе факультетына 25 кеше кабул ителә. Киләсе елда югары ук йортының 12 студенты диплом алачак. Бүген биредә 60 студент белем ала.

Татар бүлегенә Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Татарстан, Башкортстан, Түбән Новгородтан яшьләр керә. Абитуриентлар 20 июньнән 8 июльгә кадәр имтиханнар бирә ала. Әлеге уку йортында рус-татар бүлеге университетның гомуми тел белеме кафедрасы доценты Алия Баранникова инициативасы белән пәйда булган. Аның сүзләренчә, бу бүлек фәнни һәм уку-методик әдәбиятка мохтаҗ. Уку материаллары белән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы хокуклы вәкиллеге генә түгел, ә шәхси затлар да ярдәм итә.