«Изге Болгар серләре» лагере үзенә чакыра

«Изге Болгар серләре» лагере үзенә чакыра

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). ТРның балалар һәм яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты каршында эшләп килүче «Идел» яшьләр үзәге 15 июльдә башланачак «Изге Болгар серләре» дип аталучы җәйге лагерьга гаризалар кабул итә. Әлеге кадәр үзәк Татарстанның иң бай һәм матур табигатьле урыны – «Крутушка» санаторие территориясенә урнашкан «Милләтебез хәзинәләре» дип исемләнгән лагерьда балалар һәм үсмерләр белән эш алып бара.

«Идел» яшьләр үзәгенең Татарстан Республикасының Болгар тыюлыгы биләмәләрендә «Изге Болгар серләре» дип аталучы икенче җәйге лагере исә 13 яшьтән алып 16 яшькәчә булган үсмерләр өчен оештырыла. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балаларны Шәһри Болгарның тарихи һәм археологик мәдәнияте белән таныштыру һәм аларны мөстәкыйль шартларда яшәргә өйрәтү – палатка шартларында оештырылган лагерьның максаты булып тора. Моннан тыш укучылар өчен, гадәти лагерьлардагы кебек үк, уеннар оештырыла һәм кызыклы дәресләр дә алып барыла, шулай ук үсмерләрне биредә күренекле тарихчылар белән дә очрашу көтә.