Фәрит Мөхәммәтшин: "Казанның юридик мәктәбе Россиядә хокук үсешенә зур өлеш кертте"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Казанның юридик мәктәбе Россиядә хокук үсешенә зур өлеш кертте"

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Безнең борынгы башкалабыз 1000 еллыгы алдыннан төрле һөнәр һәм өлкә кешеләрен: спортчы, галим, табиб, автомобиль йөртүче, хәтта хокук саклаучыларны да үзенә тарта. Бүген без Россиянең юридик өлкә вәкилләрен - илнең төрле почмагыннан конституция судлары судьяларын бик шатланып кабул итәбез, - дип сәламләде "Россия Федерациясендә Конституцион гаделлек: хокукый җайга салу, тәҗрибә, перспективалар" фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты җитәкчесе сүзләренчә, Татарстан башкаласы дәрәҗәле очрашу урыны буларак очраклы гына сайланмаган. Казанда 200 ел элек барлыкка килгән юридик мәктәп Россиядә хокук үсешенә зур өлеш керткән. ХIХ гасыр башында ук Казан университеты галимнәре хокукның гомуми идеяларына мөрәҗәгать иткән, аның әхлаки нигезен эзләгәннәр, кешенең гражданлык хокукы проблемасын күтәргәннәр.

ТР Конституция суды бишьеллык эшчәнлеге дәвамында дәүләт органнарының 15 мөрәҗәгатен караган, аларның яртысыннан күбесе ТР Дәүләт Советының депутат комиссияләренә һәм төркемнәренә җибәрелгән. Конституция судына республика гражданнарыннан һәм иҗтимагый берләшмәләрдән 300дән артык гариза тапшырылган. Конституция суды тарафыннан каралган мөрәҗәгать нәтиҗәләре буенча 32 карар кабул ителгән. Аларның алтысы ТР Конституциясенә аңлатма бирүгә кагыла.