22 июньдә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы ветераннарны бушлай күргәзмә карарга чакыра

22 июньдә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы ветераннарны бушлай күргәзмә карарга чакыра
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). 22 июнь - Хәтер көнендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Әфган сугышында катнашучылар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалына чакырыла. Алар өчен ТР Милли музей хезмәткәрләре тарафыннан экскурсия оештырылачак. Киров районының "Заречье" Балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләр ветераннарга концерт программасы тәкъдим итәчәк.