Венера Якупованың яңа китабы чыгу уңаеннан «Әдәби кафе»да автограф-сессия була

Әлеге китапта укучы ничек бәхетле булырга, уңышка ничек ирешергә, уңышлы карьера төзү сере нидә кебек сорауларга җавап таба алачак.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 май да, 14.00 сәгатьтә, «Татмедиа» бинасында ачылган «Әдәби кафе»да (Декабристлар ур., 2 йорт, 1 катта) «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире, Татарстан Журналистлар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге, Россия язучылары берлеге әгъзасы Венера Якупованың «24 рецепта успеха» китабы чыгу уңаеннан автограф-сессиясе булачак.

Әлеге китапта укучы ничек бәхетле булырга, уңышка ничек ирешергә, уңышлы карьера төзү сере нидә кебек сорауларга җавап таба алачак. Бу турыда «Татар китап нәшрияте» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу һәм башка сорауларга Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, психолог, бестселлер авторы Михаил Литвак, аралашу өлкәсендә иң яхшы экспертларның берсе Алла Пиз, танылган сәясәтче Ирина Хакамада, Татарстан телевидениесе легендасы Лия Заһидуллина, астролог Марианна Полонски һ.б. җавап биргән.