news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең «Царево» торак комплексында 5 метр биеклектәге мамонт сыны барлыкка килде

Хайван металлдан эшләнгән, аның авырлыгы — 8 тонна.

Питрәчнең «Царево» торак комплексында 5 метр биеклектәге мамонт сыны барлыкка килде
http://pestrecy-rt.ru

(Питрәч, 17 май, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Люция Сираҗиева). «Царево» торак комплексына керү юлында 8 тонна авырлыктагы һәм 5 метр биеклектәге металлдан мамонт сыны урнаштырганнар. Шушы көннәрдә аны Тольяттидан алып кайтканнар, анда аны якынча бер ел әзерләгәннәр.

«Без мондый арт-объектны чит илдә күрдек һәм кабатларга булдык. Димәк, бу әлегә Россиядә шул рәвешле эшләнгән бердәнбер мамонт», — дип билгеләп үтә торак комплексының идарәче компаниясе җитәкчесе Айназ Гарифуллин.

Ул хәзер якындагы территорияне төзекләндерү дә планлаштырылганын әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100