Денис Вәлиев Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасына билгеләнде

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»).Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасына яңадан Денис Вәлиев билгеләнде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.

Денис Вәлиев үз вәкаләтләренә 2021 елның 21 маенда керешәчәк, тиешле вазифаны ул өч ел дәвамында биләячәк.

Элегрәк ул бу вазифаны 2018 елда кабул иткән иде.