Зәй скверларын талпаннарга каршы эшкәрттеләр

Рафиков урамындагы паркны, шулай ук Фәрдиев исемендәге паркның беренче һәм икенче чиратларын талпаннарга каршы эшкәрткәннәр.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Зәй скверларын һәм паркларын талпаннарга каршы эшкәртәләр. "Татарстанда Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең филиалы шәһәр хакимияте янындагы скверны, шулай ук Тынычлык микрорайонындагы скверны эшкәрткәннәр. Бу турыда «Заинск-информ» хәбәр итә.

Рафиков урамындагы паркны, шулай ук Фәрдиев исемендәге паркның беренче һәм икенче чиратларын талпаннарга каршы эшкәрткәннәр.