Югары Ослан районында яшәүче гаилә ялгыз әбигә азык-төлек тапшырган

Якын арада Фәйзулловлар гаиләсе дүрт бала тәрбияләүче аз керемле гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырырга планлаштыра.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Югары Осланның Бакчасарай авыл клубы мөдире Асия Фәйзуллова гаиләсе «Изге эшләр» хәйрия акциясенә кушылган. Бу турыда «Волжская новь» газетасы хәбәр итә.

Ул ире Әнвәр белән ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге Наилә Сибгатуллинага азык-төлек җыелмасы тапшырган.

Якын арада Фәйзулловлар гаиләсе дүрт бала тәрбияләүче аз керемле гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырырга планлаштыра.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Югары Ослан районында клуб мөдире волонтер булган.