Чүпрәледә укучы балалары булган гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратыла

Җыелмалар белем бирү учреждениеләре аша башкарыла.

(Чүпрәле, 17 май, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Дистанцион укуга күчү сәбәпле, Чүпрәле районы укучыларына азык-төлек җыелмалары тараталар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Коронавирус белән килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, укучылар апрель аеннан дистанцион рәвештә укый башлады. Уку елы шул ук форматта тәмамланачак. Шуңа күрә бу чорда, ягъни апрель һәм май айларында азык-төлек җыелмаларын укучыларның үзләренә таратырга дигән карар кабул ителде», — диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов.

 Продуктларны Чүпрәле районының барлык укучылары да алачак. Азык-төлек җыелмаларында ярмалар, макарон, шикәр, май, икмәк, чәй бар.

Җыелмалар белем бирү учреждениеләре аша башкарыла. Азык-төлек җыелмаларын алган чорда мәктәп администрациясе тарафыннан вакыт интервалы билгеләнгән. Ата-аналардан дистанцияне,  битлек-перчатка режимын саклау сорала.