Баулы егете Мәскәүдә Җиңү парадында катнашачак

Андрей Гайнетдинов Наро-Фоминск шәһәрендә танк гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итә.

(Баулы, 17 май, «Татар-информ», «Баулы-информ», Ләйсән Галимова). Баулы егете Андрей Гайнетдинов Мәскәү шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Җиңү Парадында катнашачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Баулы хәрби комиссариатына Ю. А. Андропов исемендәге гвардия Кантемиров танк дивизиясеннән хат килгән. Анда танк дивизиясе хәрби хезмәткәре, машина йөртүчесе-санитары Андрей Гайнетдинов Җиңү Парадында катнашу өчен сайлап алынган, диелә.

Буа егете мәйдан брусчаткасы буенча легендар Т-34 танкында узачак. Мондый вазифа иң яхшыларга гына йөкләнә.

Андрей Гайнетдинов Баулы аграр көллиятен тракторчы-машинист белгечлеге буенча тәмамлаган, Армиягә 2018 елда алынган. Наро-Фоминск шәһәрендә танк гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итә.