17 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Минтимер Шәймиев Президент вазифасында Рөстәм Миңнеханов булуын югары бәяләде, Республикакүләм ифтарга билетларны кайдан аласы билгеле булды.
Быел Татарстанда күпбалалы 33 гаилә яңа торак алды / 2007 елдан республикада биш һәм аннан да күбрәк балалары булган 400дән артык гаилә торак шартларын яхшыртты.Минтимер Шәймиев Президент вазифасында Рөстәм Миңнеханов булуын югары бәяләде / Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм республиканың беренче Президенты «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында яңа кунак булды.Мөхәммәтшин волейболга кызыксынуны арттыруда мәгълүмат чаралары ярдәмен сорады / «Волейбол – иң итагатьле, арзан спорт төре», - диде Татарстан парламенты рәисе.Казанда Тукай көненә багышланган чарада түләүсез экскурсияләр оештырылачак / Төп чаралар Габдулла Тукай әдәби музее бинасы артында урнашкан бакчада узачак.Республика ифтарына билет алып керә алмаучылар өчен ланч-бокслар әзерләнәчәк / Пылау әзерләү өчен 1,3 тонна дөге, 15 мең кисәк чәкчәк, 600 кг конфет, 600 кг колбаса алынган.Фәрит Мөхәммәтшин: Мәгълүмат чаралары эше парламентарийларның күз алдында / "Безнең журналистлар гражданлык җаваплылыгын һәм үз эшенә тугрылыгын берничә тапкыр күрсәтте", - диде парламент рәисе.Татарстанда авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары 75 млн сумлык грантлар алачак / Авыл хуҗалыгы кооперативларының матди-техник базасын үстерү өчен акча республика бюджетыннан бүленгән.Фәрит Мөхәммәтшин ике телдә эшләүче журналистлар әзерләү кирәклеген әйтте / Ул КФУда журналистика мәктәбендә бюджет урыннар булдыру дәүләт хакимияте, Хөкүмәт дәрәҗәсендә контрольдә тотылачагын белдерде.Антон Дроздов социаль тәэмин итүнең югары сыйфаты өчен Миңнехановка рәхмәт әйтте / РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә иң яхшысы дип табылды.Республикакүләм ифтарга билетларны кайдан аласы билгеле булды / Хатын-кызлар стадионга Ямашев урамы ягындагы ишектән, ә ир-атлар Чистай урамы ягыннан керәчәк.Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорскида: Без яшәү урыннарын тәртипкә китерәчәкбез / «Бердәм Россия» партиясе республикада ишегалларын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру тәкъдиме белән чыкты.Мөхәммәтшин халык «Бердәм Россия» праймеризында актив катнашыр дип өметләнә / ТР Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, Татарстанда алдан тавыш бирү 26 майда узачак."Татар-информ" хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова "Бәллүр каләм" җиңүчесе булды / Рузилә Мөхәммәтовага бүләк яңа татар шәһәр мәдәниятенә багышланган "Шәһәрчеләр" проекты өчен тапшырылды.