Казанда музейларга бер көн бушка кереп булачак

Халыкара музейлар көне уңаеннан Казан Кремлендә күргәзмәләр белән танышу түләүсез оештырыла.
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). 18 майда, Халыкара музейлар көнендә, Казанда яшәүчеләр һәм башкала кунаклары Казан Кремлендәге музейларны бушлай тамаша кыла алачак. Бу хакта Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтында хәбәр ителә.
 
"Эрмитаж-Казан" үзәгендә, Татарстанның Табигый тарих музее, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, “Манеж” күргәзмә залы, Благовещенск соборы тарихы музее ишекләре 10.00-18.00 сәгатьләрдә, ә Ислам мәдәнияте музее 9.00-19.30 сәгатьләрдә ачык булачак.