Якындагы көннәрдә Татарстанда җылы һәм коры булачак

18 майда көндез иң югары температура 19-24 градус тәшкил итәчәк

  (Казан, 17 май, «Татар-информ»). Бүген кич Татарстанда яңгыр явып узачак, ә иртәгә республикада җылы һәм коры була.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шулай итеп, 18 майда ТРда алмашынучан болытлы һава. Кич, 17 майда, төнлә 18 майда урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Көндез явым-төшем көтелми. Төнлә иң түбән температура 7-12 градус җылы, көндез – 19-24.

19 майда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә иң түбән температура 6-11 градус, көндез – 20-25 градус җылы.