ТРда күп фатирлы 793 торак йортның 756сында капиталь төзекләндерү эшләре башланган

1,5 млрд сумлык эш башкарылган

  (Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 40 муниципаль берәмлектә  күп фатирлы 793 торак йортның 756 сында капитальтөзекләндерү эшләре башланган. Соңгы ике атнада 69 йорт төзекләндерелгән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белешмә бирде.

Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиле Фәрит Хәнифов белдергәнчә, 15 майга булган мәгълүматларга караганда, капиталь төзекләндерү эшләре 1,5 млрд сумлык башкарылган. Гомумән, программаны финанслау күләме 4,7 млрд сум тәшкил итә.

2014 ел программасына кертелгән 159 мәктәптә дә капиталь төзекләндерү эшләре башланган: 53 процент акча үзләштерелгән, ике атнада – 11 процент. Искәртеп узабыз: программаны финанслау күләме 2,55 млрд сум тәшкил итә.

7 муниципаль районда һәм 8 объектта капиталь ремонт эшләре төгәлләнде, дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре 102 объектта 300 тикшерү үткәргән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, 17 объектта 116 җитешсезлек ачыкланган, 81 е хәл ителгән.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, Балалар сәламәтләндерү лагерьларында 2014 ел программасына кертелгән  ремонт барышы турында сөйләде. Шулай итеп, 13 балалар сәламәтләндерү лагеренда капиталь ремонт эшләре башланган. 15 майга булган мәгълүматларга караганда, 13 объектта да эш бара, 84,7 процент акча шуңа тотылган, ә программаны финанслау күләме – 100 млн сум. Соңгы ике атнада 20,4 процент акча үзләштерелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтләндерү лагерьларында капиталь төзекләндерүне  билгеләнгән срокта төгәлләү заруриятенә игътибарны юнәлтте. Ул шулай ук, җәйге сезонга капиталь төзекләндерү программасына кертелгән лагерьлардан тыш, калган сәламәтләндерү объектлары да әзер булырга тиешлеген искәртте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.