Төркиядә зыян күргән казанлы Республика клиник хастаханәсенә кайтарылган

Ул авиатранспортта медперсонал белән кайтарылган

  (Казан, 17 май, «Татар-информ»).  Төркиянең Сиде шәһәрендә ял иткәндә зыян күргән казанлы бүген кич башкалага кайтарылды.

“Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, зыян күрүче, РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова йөкләмәсе буенча,  Федераль медик-биология агентлыгы авиатранспорты белән кайтарылган.

Казанда зыян күрүчене Республика катастрофалар медицинасы үзәге бригадасы каршы алды. Аннары ул Республика клиник хастаханәсенең травмаүзәгенә озатылды.

“Зыян күргән ир-атның хәле тотрыклы, уртача авыр дип бәяләнә. Уңай динамика күзәтелә. Төркиядән кайтарганда хәле авыраймаган”, - дип әйттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Аерым алганда, Төркиядә ике казанлы – аталы- уллы зыян күргән иде. Экскурсиядә транспортның тормоз системасы сафтан чыккан һәм алар 10 метр биеклектән ауганнар. Икесе дә" Anadolu Hastanesi Side" госпиталенә озатылган иде. Соңрак 11 яшьлек үсмер дә Казанга кайтарылган, Балалар республика клиник хастаханәсендә тикшерелгәннән соң, өенә кайтарылган.