Кырымда иң ишлесе – кырымтатар гаиләләре

Кырымда иң ишлесе – кырымтатар гаиләләре

(Симферополь, 17 май, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кырым Республикасы статистика идарәсе мәгълүматларына караганда, ярымутрауда кырымтатар гаиләләре иң зурлардан санала. Кырымтатар гаиләсенең уртача саны 4 кеше. Казан татарлары, әрмәннәр һәм әзәрбәйҗаннар – 3,8, кореялылар – 3,7, руслар – 3, украиннар – 2,9, белоруслар һәм яһүдләр – 2,6, поляклар – 2,6. Кырым буенча уртача гаилә – 3,7 тәшкил итә. Өчтән ике гаилә (66,5 процент) бер милләттән. Шуларның яртысы – рус гаиләләре. Һәр 8нче гаилә украин, һәр 11нчесе – кырымтатар.

Билгеләп үтик, депортацияләүгә кадәр кырымтатар гаиләләре, гадәттәгечә, зур гаиләләр дип саналган (4 һәм аннан күбрәк бала). Депортация урыннарында тормыш шартлары бик начар булуга да карамастан, кырымтатар гаиләләрендә иң киме 3 бала булган. Шуның белән алар кырымтатар халкы санын тиешле дәрәҗәдә тотып килгән.

Кырымга әйләнеп кайтуның беренче елларында (1987-1993) кырымтатар гаиләләрендә тормыш шартлары начарлану һәм күчеп йөрү аркасында туучылар саны тагын азая башлаган иде. Ләкин соңгы елларда кырымтатар гаиләләре ишәя башлады. Кайбер гаиләләрдә балалар саны яңадан 3-4кә күтәрелде.

Карасубазар районы шифаханәсенең бала тудыру бүлеге мөдире Әминә Абдуллаева әйтүенә караганда, депортация урыннарыннан Кырымга кайткан гаиләләр тагын бер бала алып кайтырга тырыша, туган илдә туган бала булсын, диләр.