^Казанда татар матбугатының 100 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция бара

^Казанда татар матбугатының 100 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция бара

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казан дәүләт университетының Актлар залында «Йөз еллык матбугатыбыз: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» дигән темага фәнни-гамәли конференция булды. Беренче татар вакытлы матбугатының 100 еллыгы уңаеннан аны ТР ның «Татмедиа» коммуникация чаралары агентлыгы белән КДУ Журналистика һәм социология факультеты оештырды.

Конференциягә килүчеләрне КДУ проректоры профессор Александр Голованов әлеге вакыйга белән котлап, вакытлы матбугатның үткәне һәм бүгенгесенә тукталды, шулай ук университет җитәкчелегенең нәшрият өлкәсендә факультетларга күрсәткән ярдәме турында да әйтеп үтте. Әлеге чарада катнашкан ТР ның «Татмедиа» коммуникация чаралары агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов бу конференциянең кирәклегенә басым ясап, ул матбугаттагы һәм бигрәк тә татар вакытлы матбугатындагы четерекле мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итсә иде дигән теләк белдерде. Ул шулай ук татар басмаларында дизайн һәм жанрлар белән эш мәсьәләсен хәл итүдә дә әлеге чараның роле булмый калмас, ә барлык чыгышлардан соң уртак бер фикергә киленер, дигән ышаныч белдерде.

«Татар матбугатының йөз еллык тарихы була торып та, аңа әле тиешле бәя бирелгәне юк һәм үзебез дә аны күтәрә алганыбыз юк. Югыйсә, меңъеллык татар әдәбияты, татар сәнгате һәм мәгърифәте кебек үк, татар вакытлы матбугаты егерменче гасырда татар халкының яшәешендә иң төп рольләрне уйнаган. Бу вакыйга барыбыз өчен дә зур бәйрәм һәм аны республика күләмендә зурлап үткәрергә кирәк дип саныйм», - дип белдерде үзенең чыгышында шагыйрь Роберт Миңнуллин. Ул шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның әлеге уңайдан җибәргән котлау хатын да укып ирештерде.

ТР Дәүләт Советы рәисе анда ТР Хөкүмәте Советы һәм шәхсән үзе исеменнән конференциядә катнашучыларны «Йөз еллык матбугатыбыз: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» дип аталган фәнни-гамәли конференция ачылу уңаеннан котлавын белдерә.

«1905 елда чыккан «Нур» газетасы белән халкыбызга нур тарала башлый, - диелә әлеге котлауда. –Мәгърифәткә, яңарышка һәм милли үсешкә сусаган татар халкын әлеге басма үзенә тарта. Алай гына да түгел, үзеннән соңгы басмаларга да нигез сала. Шул вакыттан бирле татар вакытлы матбугаты инкыйлаблар, репрессияләр, колхозлашу чорлары һәм Ватан сугышлары кебек егерменче йөзнең төрле чорларында булып узган тарихи вакыйгаларның алгы сафында булды. Моннан тыш ул халыкның рухын баетуга һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга да зур өлеш кертте».

Бүгенге көннең вакытлы матбугатына бәя биреп: «1990 елларда татар вакытлы матбугаты күтәрелеш чорына керде. Бу вакытта республикада гына түгел, Россиянең һәм чит илләрнең татарлар тупланып яшәгән күп кенә төбәкләрендә дә татар вакытлы матбугатының саны гына артып калмыйча, аның эчтәлеге дә үсеш кичерде. Бүгенге көндә Татарстан әлеге юнәлештә Россия буенча алгы сафларда бара», - диелә ТР Хөкүмәте Советы рәисе котлавында.

Конференция эшендә филология фәннәре докторлары Васил Гарифуллин һәм Илдар Низамов, филология фәннәре кандидаты Розалина Нуруллина, шулай ук Санкт-Петербургта чыгучы «Нур» газетасының баш мөхәррире Ренат Мәһдиев һәм Россия татарларының Милли-мәдәни мохтәрияте Советы рәисе Римзил Вәлиев тарафыннан «Вакытлы матбугатыбыз тарихын өйрәнү мәсьәләләре», «Татар вакытлы матбугаты системасы барлыкка килүнең төп этаплары», «Беренче татар вакытлы басмаларының тел үзенчәлекләре» һәм «Татар халкының милли-мәдәни үсешендә мәгълүмат чараларының роле» дигән темаларга чыгышлар ясады.

Конференция эше моның белән генә тәмамланмый. Төштән соң ул «Татар вакытлы матбугаты тарихын өйрәнү проблемалары», «Татар журналистларының мирасын барлау проблемалары», «Татарстаннан читтә яшәүче татарларның мәгълүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерү мәсьәләләре» һәм «Масскүләм мәгълүмат чараларының теле» дигән секцияләр эшендә дәвам итәчәк.

Шунысы да игътибарга лаек: оештыручылар тарафыннан татар вакытлы матбугатының 100 еллыгына багышлап, КДУда үткәрелүче фәнни-гамәли конференциядә укылган нотыклар һәм чыгышларның тезислары нигезендә «Йөз еллык матбугатыбыз: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дип исемләнгән җыентык та дөнья күрде.