Чистайда “Сабантуй” газетасы призына татарча көрәш буенча республика ярышлары узды

Чистайда “Сабантуй” газетасы призына татарча көрәш буенча республика ярышлары узды

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Дания Моисеева). Күптән түгел Чистай шәһәренең 12нче инглиз-рус лицее стадионында “Сабантуй” газетасы призына татарча көрәш буенча 1990-1992 елларда туган яшүсмерләр арасында республика ярышлары узды.

Ярышларда командалар арасында беренче урынны Актаныш районы, икенче урынны – Саба, өченче урынны – Яшел Үзән районы командалары яулады. Бәйгедә 34 команда, 350гә якын яшь батыр көч сынашты. 11 үлчәү авырлыгында барган ярышларда һәр өч призлы урын алган яшүсмер егет кәрәзле телефон, фотоаппарат һәм CD плейер белән бүләкләнде. “Сабантуй” газетасы редакциясе җиңүчегә кубок һәм ярты елга газетага язылу бүләк итте. Ә тәкә Актаныш районы командасына бирелде.

Бүләкләрне ярышларны оештыручы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе һәм “Сабантуй” газетасы редакциясе вәкилләре тапшырды.