Авыл хуҗалыгы академиясендә фәннәрне татар телендә укытуга багышланган конференция

Авыл хуҗалыгы академиясендә фәннәрне татар телендә укытуга багышланган конференция

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Тиздән Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә фәннәрне татар телендә укытуны оештыру буенча «Татар телендә югары белем бирү» дип исемләнгән фәнни-методик конференция була. Ул биредә татар телендә укытылучы фәннәрнең сыйфатын тагын да яхшырту һәм алар сафына яңаларын да өстәү максатыннан үткәрелә.

Мондый төр конференция әлеге уку йорты тарафыннан инде сигезенче тапкыр үткәрелә. Билгеле булганча, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы академиясендә күп кенә фәннәр татар телендә укытыла һәм моны әлеге фәнни эшнең нәтиҗәсе итеп кабул итәргә кирәк. Алда булачак конференция эшендә фәннәрне татар телендә укытудагы проблемалар һәм аларны чишү буенча чыгышлар тыңланачак. Шулай ук бу көнне тәкъдимнәр дә кабул ителәчәк.