news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туып-үскән Сергей Рыжиков экипажы космик станциядән Җиргә кайтты

Ике космонавт һәм астронавт Җир тирәсендәге орбитада 185 тәүлек яшәде.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда туып-үскән Сергей Рыжиков җитәкчелегендәге экипаж Халыкара космик станциясеннән Җиргә әйләнеп кайтты. Ике космонавт һәм астронавт Җир тирәсендәге орбитада 185 тәүлек уздырды.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, «Союз МС-17» космик корабле Халыкара космик станциядә 64нче озак вакытлы экспедициядә катнашучылар белән Казахстан территориясенә уңышлы төшеп утырды.

Роскосмос космонавтлары Сергей Рыжиков һәм Сергей Кудь-Сверчков, шулай ук NASA астронавты Кэтлин Рубинс Җиргә әйләнеп кайткан.

Экспедиция командиры — Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков команданың хәле әйбәт булуы турында әйткән.

Корабльдән беренче булып люкка иң якын торган капитан чыккан. Аның артыннан Рубинс һәм Кудь-Сверчков та ияргән. Аларга чәчәк бәйләме тапшырганнар. Россия космонавтлары хәзер Мәскәү өлкәсенең Звездный шәһәрчегенә, ә астронавт АКШка китәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100