news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда машина кую өчен урын сатып алучылар дүрт тапкыр арткан

Машина урынын яңа төзелә торган йортта фатир белән бергә сатып алалар.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр яңа йортларда фатир һәм машина урыны сатып алу белән ешрак кызыксына башлаган.

Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте (Росреестр) хәбәр иткәнчә, 2021 елның өч аенда ведомство фатир өчен өлешләп түләү шарты белән 4700 һәм машина урынына 1200дән артык килешү төзегән. Шулай итеп, 2020 елга караганда, фатирга ихтыяҗ 30 процентка, ә машина урынына 4 тапкыр арткан.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сүзләренчә, кагыйдә буларак, машина урынын яңа төзелә торган йортта фатир белән бергә сатып алалар. «Ел башыннан алып яңа төзелгән йорттагы фатирлар белән бергә машина урынына да ихтыяҗ артуын күзәтәбез», — ди ул.

«Хәзерге вакытта машина урыннары, фатирлар кебек үк, кадастр исәбенә мөрәҗәгать итүченең катнашыннан башка — барлык башка фатирлар һәм машина урыннары белән бергә куела. Гражданга 9 эш көне дәвамында хокукны теркәү өчен мөрәҗәгать итәргә генә кала», — диде Лилия Борһанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100