news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада өлкән яшьтәге кешеләргә һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелә

Азык-төлек җыелмасында гомуми бәясе 1 500 сум булган 20ләп төрле әйбер бар.

Түбән Камада өлкән яшьтәге кешеләргә һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелә
http://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада өлкән яшьтәге кешеләргә һәм күпбалалы гаиләләргә «игелек тартмалары» китерелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Башкарма комитет һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «КИТ Строй» компаниясе һәм KazanExpress сәүдә челтәре ярдәмендә үзизоляциядә булган өлкәннәр өчен бушлай продуктлар китерелә башлады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Беренче партия яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле өлкән яшьтәге гражданнарга җибәреләчәк. KazanExpress курьерларының барлык җыелмасын адресатларга контактсыз юл белән җиткерәчәкләр. Моннан тыш, әлеге ярдәмне Түбән Каманың 100 күпбалалы гаиләсе дә алачак. 

Азык-төлек җыелмасында гомуми бәясе 1 500 сум булган 20ләп төрле әйбер бар. Җыелма бер өлкән яшьтәге кешегә 1 айлык карантин вакытына исәпләнгән.

Бу эшкә башка түбәнкамалылар да кушыла ала. Алар 60 яшьтән өлкәнрәк туганнары өчен бушлай азык-төлек җыелмасына сайтта заказ биреп, ярдәм күрсәтә ала.


news_right_1
news_right_2
news_bot