Фәррахов: соңгы 10 елда Татарстанда балалар йортларының 80 процентка якыны ябылды

Парламентарий фикеренчә, республикада теге яки бу проблема борчыган өлкән яшьтәге кешеләр һәм ятим балаларның саны аз булу Татарстанда гаилә кыйммәтләренә аерым мөнәсәбәт хөкем сөрүе белән бәйле.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Соңгы 10 елда Татарстанда, кирәге калмау сәбәпле, балалар йортларының 80 процентка якыны ябылган. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә барлык балалар йортлары да диярлек ябылды, аларның саны бик аз калды. Соңгы 10 елда аларның 80 процентка якыны ихтыяҗ бетү сәбәпле эшчәнлеген туктатты», - дип искәртте парламентарий.

Фәррахов фикеренчә, республикада теге яки бу проблема борчыган өлкән яшьтәге кешеләр һәм ятим балаларның саны аз булу Татарстанда гаилә кыйммәтләренә аерым мөнәсәбәт хөкем сөрүе белән бәйле.