Чистай районында подъездларны һәм юлларны дезинфекциялиләр

Бу эш идарәче компанияләр хезмәткәрләренә йөкләнгән.

(Чистай, 17 апрель, «Татар-информ», «Чистай-информ», Гүзәл Гомәрова). Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен Чистайда күпфатирлы йортларның подъездларын дезинфекциялиләр. Бу турыда «Чистай-информ» сайтында хәбәр ителә.

Бу эш идарәче компанияләр хезмәткәрләренә йөкләнгән. Махсус эремә белән алар ишек тоткаларын, баскыч рәшәткәләрен, почта тартмаларын эшкәртәләр, диварларга һәм идәннәргә сиптереп чыгалар. Дезинфекция өчен кулланыла торган чараларның составы кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә куркынычсыз. 

— Идарәче компанияләр 422 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтәләр. Подъездларда дезинфекция билгеләнгән график нигезендә башкарыла. Дүшәмбе көнне идарәче компанияләр икенче тапкыр эшкәртә башладылар. Дезинфекция шәһәр, шулай ук авыл йортларында да үткәрелә, — дип аңлатма бирде «Жилремсервис» идарәче компаниясе җитәкчесе Әсхәт Гыйззәтуллин.

 Сиптергечләр, саклагыч кос тюмнар, дезинфекцияләүче эремә — эшкәртүне сыйфатлы башкару өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар, диләр белгечләр.

 Үзәк юлларны да махсус чаралар белән эшкәртәләр. Моның өчен зур техника җәлеп ителә. Юлларга дезинфекция чарасы сиптереп, машиналар шәһәр урамнары буйлап йөриләр. Шәһәр башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.