Алексей Соколов антисептиклар белән законсыз сату иткән 17 кеше ачыкланганын әйтте

Шулай ук, ялган белешмәләр һәм медицина битлекләре сатучыларны тотканнар.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Камада антисептикларны законсыз юл белән сатарга чыгарган 17 кеше ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Алексей Соколов әйтте.

13 тонна спиртлы сыекча табылган. «Аның кеше сәламәтлегенә куркынычын ачыклау буенча составын тикшерү билгеләнде. Спиртлы продукцияне законсыз җитештерүче ике ноктаны ликвидацияләдек. Беренче очракта эшмәкәр складта лицензиясез эш иткән, этил спирты этикеткасы белән пластик канистралар табылды. Икенче факт буенча тикшерү дәвам иттерелә». — диде.

Алексей Соколов законсыз әйләнештән 57 меңнән артык медицина битлекләре йолып алынганын әйтте. Казанда зур спекуляция очрагы  ачыкланганы турында сөйләде. «1,5 млн сумга 52 мең контрафактлы битлек табылган. Җинаять эше кузгатылган. Моның өчен 3-5 елга иректән мәхрүм итү, я 1,5-2 млн сумга кадәр штраф каралган», — диде ул.

Эчке эшләр министры урынбасары Казан, Яшел Үзән шәһәрләрендә изоляция чорында өйдән чыгарга рөхсәт биргән ялган белешмәләр сатучы дүрт кеше тоткарланганын әйтте. Алар уйлап чыгарылган оешмалар исеменнән эш иткән.

«Бу очрак 327нче маддә (ялган документлар ясау) буенча квалификацияләнә. ЮХИДИ рейслары белән шушы белешмәләрне кулланган 17 кеше тоткарланган. 41 кешедә, шулай ук, ялган белешмәләр табылды, алар я эшләргә тиешле оешмалар исемлегенә кертелмәгән учреждениедән бирелгән, я кешеләр үзләре рәсми рәвештә анда теркәлмәгәнлеге ачыкланды», — диде Алексей Соколов.