17 апрельнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов: Татар белән башкорт бергә булырга тиеш, Рөстәм Миңнеханов белән Радий Хәбиров Башкортстанда Татарстан көннәрен ачты.
Миңнехановка Казанның тарихи үзәгендә автомобиль агымын яңадан бүлү схемасы тәкъдим ителде / Татарстан Президенты шәһәрнең тарихи үзәгендәге кайбер объектларны карады.Миңнеханов Haier компаниясе вәкиллеге башлыгы белән хезмәттәшлек турында фикер алышты / Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллегенең башлыгы Людмила Романова белән очрашты.Рөстәм Миңнеханов: Татар белән башкорт бергә булырга тиеш / Татарстан Президенты Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка татар халкы тарафыннан ышаныч белдерелергә тиеш, дип искәртте.Рөстәм Миңнеханов белән Радий Хәбиров Башкортстанда Татарстан көннәрен ачты / Соңгы тапкыр Уфада Татарстан Мәдәнияте көннәре моннан 30 ел элек үткәрелгән.Башкортстан Язучылар берлеге вәкиле Башкортстанда Татарстан көннәре әһәмиятен әйтте / “Мондый югары дәрәҗәдәге чаралар, очрашулар үзара якынайта”, - дип саный Фәния Габидуллина. Анталия татарлары быелгы Сабантуйга барлык дөнья халкын да катнашырга чакыра / Урта диңгез ярында узачак татарның милли бәйрәме икенче тапкыр үткәреләчәк.Башкортстандагы татар галиме ике милләт арасындагы багланышларны ныгыту ысулларын атады / "Безгә минминлекне җиңәргә, кулга кул тотынышырга вакыт җитте. Аерылсак, башта беребез аннары икенчебез юкка чыгачак", - дип кисәтте ул.Нәзифә Кадыйрова татарлар һәм башкортлар бер-берсен куәтләп яшәргә тиеш дип саный / Салават Юлаев премиясе лауреаты Нәзифә Кадыйрова Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре үткәрелүенә бик сөенгәнен әйтте.Данил Салихов Башкортстанда Татарстан көннәре үткәрү телне саклау өчен әһәмиятле дип саный / “Һәр милләт үз телен сакларга, якларга тырышырга тиеш”, - ди Татарстанның Язучылар берлеге рәисе.Бакуда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе булды / Азәрбайҗандагы татар диаспорасы вәкилләре татар телен үстерү мәсьәләләре, гаилә традицияләре турында сөйләделәр.Крганов: Начар ишетүчеләр өчен җиһазны һәр мәчеттә урнаштыру мөмкинлегебез бар / Россия мөселманнарының дини шурасы мөмкинлекләре чикләнгән мөселманнар өчен проект эшли башлавы хакында әйтте.Әтнә театры Кыргызстаннан килгән кунакларны кабул итте / Кунаклар Әтнә театры һәм аның тарихын, Олы Әтнә авылының табигате белән танышканнар, Гатаулла бай Даутов утарындагы музейда булганнар.Татарстанның халык шагыйре татар һәм башкорт халыкларын бер-берсен яклап яшәргә өнди / Безгә хәзер нык берләшергә, дуслашырга, уртак мәнфәгатьләр белән яшәр вакыт җитте, диде Рәдиф Гаташ.Ульяновск өлкәсе татарлары автономиясе рәисе Коръән басмаларын җыя / Иң кечкенәсе - 1910 елда басылган 1 сантиметр киңлегендә Коръән китабы, арада иң борыңгысы - 1871 елгы басма.Толкачев: Татарстан һәм Башкортстан парламентлары хезмәттәшлекне дәвам итәчәгенә ышанам / Татарстан депутатлары Башкортстан парламентында булды, анда Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтай Рәисе Константин Толкачев белән очрашты.