Казанда "Бизнес-ассоциацияләрнең хакимият органнары белән хезмәттәшлеге" конференциясе узды

Сәламләү чыгышы белән ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Хәйдәр Хәлиуллин чыгыш ясады

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Казанда "Бизнес-ассоциацияләрнең хакимият органнары белән хезмәттәшлеге: нәтиҗәгә юнәлеш" дигән конференция узды. Чарада бизнес-ассоциацияләр лидерлары, ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, профильле министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Сәламләү чыгышы белән ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Хәйдәр Халиуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп узганча, конференциянең бурычы - бизнес белән хакимиятнең продуктив хезмәттәшлек механизмнарын эшләү.

Чара барышында чыгыш ясаучылар Татарстанда андый хезмәттәшлек мисаллары бар, дип белдерде, әмма алар күп түгел һәм нәтиҗәләре күрсәтелми. Әйтик, ТР туристлык буенча дәүләт комитеты, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы катнаш оешмалар белән актив хезмәттәшлек итә.

"Татарстан үсеше стратегиясе-2030"да иҗтимагый һәм профессиональ институтларның ролен арттыруга аерым игътибар бирелә, бизнес-ассоциацияләр шуларга керә.

Әлеге документ бизнес-берләшмәләргә хакимият һәм җәмгыятькә ассоциацияләрнең максатчан программалар эшли, нәтиҗәләрне мониторинглый, бюджетларны куллануның нәтиҗәлелеген анализлый, кластерлар, инфраструктура объектларын үстерү буенча проектларны тормышка ашыра алуын раслау мөмкинлеген бирә, дип хәбәр иттеләр ТР Кече һәм урта бизнес предпряитиеләре ассоциациясендә.