Татарстан синоптиклары 12 градус җылы вәгъдә итә

Иртәгә республикада алмашучан болытлы һава торышы, яңгыр яварга мөмкин
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
Казанда көндез температура 9–11 градус җылы, Татарстан буенча – 8–12 градус. 19 апрельгә каршы төндә республикада 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын көтелә.
Куркыныч метеорология књренешлђре кљтелми, дип хђбђр ителђ ТР Гидрометеорология џђм ђйлђнђ-тирђ мохит мониторингы идарђсе сайтында.