Р.Миңнеханов: “Бүген капиталь ремонтның барышы канәгатьләндерми”

Капиталь ремонт программасын өзү алдында калдырган муниципалитетлар исемлеге Президентка юлланачак
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген республикада капиталь ремонтның барышы канәгатьләндерми. Мондый темплар сакланганда план йөкләмәсенең үтәлмәү куркынычы бар. Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турында”гы законны үтәү мәсьәләсенә багышланган видеокиңәшмәдә Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин белдергәнчә, быел республикада күп катлы торак йортларны капиталь ремонтлау өчен төрле чыганаклардан каралган 10 млрд. сум акчаны октябрьгә кадәр тиешле максатка куллану бурычы куелган. Расланган график буенча, финанслауның зур өлеше, шулай ук төзекләндерелгән йортларны күпләп тапшыру җәйге чорга туры килә. Графикка сыешу өчен апрель аенда инде төзекләндерелүче йортларның кимендә 50 се әзер булырга тиеш. Әмма, муниципалитетларның Торак инспекциясенә тәкъдим ителгән графикларына караганда, апрель ахырына республикадагы 28 йортта гына эш тәмамланачак. Министр искәртүенчә, болай барса, төп эшләр сентябрь-октябрьгә калачак, мондый график сакланганда, программаны үтәп чыгуга өмет юк. Марат Хөснуллин муниципалитет җитәкчеләрен төп эш күләмен җәй айларында башкарырлык итеп, графикларны яңадан карап чыгарга чакырды.

15 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда капиталь төзекләндерү эше планда каралган йортларның 68 процентында, ягъни 1590 объектта бара. Шул ук вакытта бары 16 муниципалитет кына планга кертелгән барлык йортларда эш башлаган. Шуларның берсе Әлмәт шәһәре. Марат Хөснуллин ассызыклаганча, капиталь ремонт эшләренең төп өлеше шәһәрләргә туры килүгә карамастан, калган шәһәрләрдә план йөкләмәсен үтәү акрын бара. Инде быелның дүртенче ае тәмамлануга карамастан, планга кертелгән 754 йортта төзекләндерү эшенә әле керешмәгәннәр дә.

Рөстәм Миңнеханов эшне ремонтны башлау өчен барлык чыганаклардан алынган финансларның җитәрлек булуына карамастан, эшнең акрын баруына канәгатьсезлек белдерде. Ә бит башкарыласы эшләр күләме узган елның августыннан ук билгеле. Шулай булгач, бүген барлык йортларда эш тулы көченә барырга тиеш иде. “Әле эш күләме аз булган чакта да эшне тиешенчә оештыра алмыйсыз. Ничек итеп җәйгә ай саен 2 млрд. сумлык эшләр башкарырга уйлыйсыз? Ремонтны башкаруга бүген бернинди киртә юк. Финанслар күчерелгән. Муниципалитет җитәкчеләренең ниндидер сәбәпләрне аңлатырга тырышулары кабул ителмәячәк. Бу аларның эшне оештыра белмәүләрен күрсәтә”, - диде ул катгый итеп. Премьер аларны эшләре сүздә генә калучылар буларак бәяләде. Шул ук вакытта югары темплар күрсәткән муниципалитетларга мактау сүзләрен җиткерде. Хөкүмәт башлыгы муниципаль берәмлек башлыкларына хәзер эшне көчәйтелгән режимда башлап, төп күләмне язгы-җәйге чорда өлгертергә кушты. Бүгенгә булган мәгълүматларга караганда, 40 муниципаль берәмлек  программага кертелгән барлык йортларны капиталь төзекләндерү буенча килешүләрен Дәүләт торак инспекциясендә теркәгән. Калганнарга бу эшне якын арада тәмамлау бурычы куелды. Киңәшмәдә капиталь ремонт программасын өзү куркынычы алдында калдырган шәһәр-районнар исемлеген төзеп, атна ахырында аны Президентка тапшыру тәкъдиме дә кертелде.