Башкалада “Яхшылык атнасы” узачак

Аның төп максаты — студент-яшьләрне Казанның волонтерлар берләшмәләренә җәлеп итү
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 20 апрельдән башкалада “Яхшылык атнасы” старт ала. Бүген әлеге уңайдан, бу чараны оештыручылар — “Сами” волонтерлар хәрәкәте әгъзалары Дина Латыйпова, Анна Синеглазова катнашында матбугат очрашуы узды. Анда әйтелгәнчә, чара барышында балалар йортларында, шәһәрдә төрле эшләр башкарылачак.
Мәсәлән, 20 апрель көнне 15.00 сәгатьтә башланып китәчәк “Яхшылык маршы” кысаларында күптөрле чаралар уздыру планлаштырылган. Анда яшьләр һәм балалар оешмалары вәкилләре катнаша. “Яхшылык маршы”н республикның Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, Яшел Үзән кебек эре шәһәрләрендә уздыру ниятләнә.
20се көнне шулай ук “Игры доброй воли” дигән марафон да башлана һәм ул һәр көнне бер темага багышланачак”, - дип белдере А.Синеглазова. Моннан тыш, анда “Мин балаларга яхшылык өләшәм!”, “Мин — донор”, “Мин сәламәт яшәү рәвешен хуплыйм” кебек темалар бар һәм алар кысаларында да акцияләр уздыру да каралган.
Марафонга Каенлыктагы “Доброволецлар аллеясе”нә агачлар утырту чарасы нокта куячак.
“Яхшылык атнасы”, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Доброволецлар хәрәкәте координацион советы ярдәме белән, инновацион һәм профилактик программалар республика яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла. Чараның төп максаты — студент-яшьләрне Казанның волонтерлар берләшмәләренә җәлеп итү.