Путин Генпрокуратурага мәктәп укучыларының туклануын даими тикшерергә кушты

Мәктәптә туклану — мәгариф учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итүнең мөһим өлешләренең берсе, дип саный Россия Президенты.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Генпрокуратура мәктәпләрдә һәм җәйге ял итү оешмаларында балаларның туклануын даими рәвештә тикшерә башларга тиеш. Бу турыда Кремль сайтында хәбәр ителә.

«Мәгариф учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү системасын камилләштерергә кирәк. Балалар һәм яшүсмерләрнең мәктәпләрдә һәм җәйге ялларын үткәрә торган оешмаларда туклануны оештыру мәсьәләләре аеруча җитди игътибар таләп итә. Безнең монда зур проблемалар һәм фаҗигаләр булды. Монда тикшерүләр даими булырга тиеш», — диде Россия Президенты Владимир Путин федераль ведомство коллегиясендә.

Аның сүзләренчә, барлык кагыйдә бозу очраклары тулысынча бетерелергә тиеш.