Азнакайда өлкәннәр бакча дизайнеры һөнәрен үзләштерде

Районда «Өченче буын университеты» эшли.

(Азнакай, 17 декабрь, «Татар-информ», «Маяк»). Азнакай районында социаль проект кысаларында күптөрле курслар эшли. Бу көннәрдә Азнакайда 16 өлкән яшьтәге кеше «Бакча. Ландшафт дизайны» курсларны тәмамлап, махсус сертификатлар алды.

Аларны «Россия пенсионерлары берлеге» нең җирле бүлеге рәисе Зөфәр Вәлиев, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова тантаналы төстә тапшырды.