Зәй мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе булды

Эш эзләүчеләргә 67 вакансия тәкъдим ителде.

(Зәй, 17 март, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Зәй мәшгульлек үзәгендә чираттагы вакансияләр ярминкәсе узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аңа «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятьнең Тимер һәм кою заводлары, «АЛНАС» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтеннән вәкилләр килде. Алар эш эзләүчеләргә 67 вакансия (115 эш урыны) тәкъдим итте, мәгълүмат бирде.

Алар вахта ысулы булу, эш графигы, хезмәт хакы күләме, эш шартлары һәм таләпләр, медицина күзәтүе узу турында сөйләде.

Ярминкәгә 33 кеше килеп, консультация алды.