Омскиның бер районында бердәнбер сугыш ветеранына юбилей медале тапшырдылар

Рәшит Миргалиевка «Ак калфак» ханымнары теккән кәләпүше дә бүләк иттеләр.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Омск өлкәсе Большеречье район башлыгы Василий Майстепанов район үзәгендә бүгенге көндә бердәнбер калган Бөек Ватан Сугышы ветераны Рәшит Хәбир улы Миргалиевка Җиңү көненең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова Рәшит абыйга үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен тапшырды, «Ак калфак» ханымнары теккән кәләпүшне башына кидереп куйды.

Рәшит абый 1926 елның 1 апрель көнендә, Омск өлкәсе, Большеречье районы, Кумыслы авылында гади мал көтүчесе гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Аннан кала, тагын өч кыз бала һәм бер малай туа. Бала чактан ук ишле гаиләдә үскән Рәшит тиз арада әтисенең беренче ярдәмчесе булып китә, мал көтәргә башта әтисе белән йөрсә, соңрак инде үзе генә дә көтүлекне карый башлый. Укырга да мөмкинлек булмый кала — Рәшит 4 класс белем белән кала.

Сугыш башлану белән, аның әтисе Хәбир абыйны фронтка алып китәләр — яшүсмер Рәшиткә гаилә өчен бар җаваплылыкны үз җилкәсенә алырга туры килә. Ләкин рәхимсез сугыш яңадан-яңа корбаннар сораганлыктан, әле 18 яше дә тулмаган Рәшиткә дә повестка тоттырыла. 4 ай Алтайда хәрби әзерлек үткәннән соң, Көнбатыш Украина фронтына эләгә. Галпицкий полкта артиллерист булырга туры килә. 1945 елда Германия җирлегенә керәләр, бераздан аларны Польшага кайтаралар. 9 Май — Җиңү көнен Польшада каршы ала.