news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус аркасында «Тоталь диктант» акциясен көзгә күчерделәр

25 март көнне акцияне оештыручылар диктант үткәрүнең төгәл вакытын игълан итәчәк.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, «Тоталь диктант» Бөтенроссия акциясе көз көне узачак. Бу хакта акциянең рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Тоталь диктант -2020» көзгә күчерелә. Яңа үткәрү датасы 25 мартта билгеле булачак», - диелә сайтта.

Шулай да 18 февральдә Казанда старт алган диктант буенча көндезге курслар план буенча узачак, дип сөйләде оештыручылар. Көзгә кадәр яңа дәресләр үткәрү планлаштырыла.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр яңа коронавирус таралуны булдырмау максатыннан махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100