Хөснуллин Путин катнашындагы киңәшмәдә торак базарын үстерү турында доклад сөйләячәк

Бүген Россия Президенты Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрә.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Үзәк Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина Россия Министрлар Кабинеты әгъзалары катнашындагы киңәшмәдә торак базарын үстерү турында доклад белән чыгыш ясаячак. Киңәшмәне Россия Президенты Владимир Путин үткәрә. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, киңәшмәдә башка актуаль мәсьәләләрне дә тикшерәчәкләр.

Дәүләт башлыгы шулай ук Генераль прокуратура коллегиясенең киңәйтелгән утырышында да чыгыш ясый. Анда прокуратура органнарының узган елдагы эш нәтиҗәләре хакында фикер алышалар.