Транспортта Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесе Казанда гражданнарны кабул итә

Моның өчен алдан язылырга кирәк

 (Казан, 17 март, «Татар-информ»). 19 нчы мартта транспортта Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесе Александр Полтинин Казанда гражданнарны кабул итә, дип хәбәр салды транспортта Идел буе тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Чара сәгать 15.00 дә Казан ш., Восстание ур., 34 адресы буенча Россия Тикшерү комитетының транспортта Идел буе тикшерү идарәсенең Казан тикшерү бүлегендә уза.

8 (843) 561-10-85 телефон номеры буенча шалтыратып, алдан язылырга кирәк була.

Очрашуга килгән гражданнарның үзләре белән паспорты булырга тиеш.