РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары гражданнарны кабул итәчәк

Чарага алдан язылу өчен телефон: 221-74-17, 8(84342)5-51-35.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 21 нче мартта 11 сәгатьтә Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чистай районара бүлегендә Айрат Әхмәтшин гражданнарны кабул итәчәк. Чара Чистай шәһәре, К. Маркс урамы, 87 нче йорт адресы буенча узачак.

Алдан язылу өчен телефон: 221-74-17, 8(84342)5-51-35. Бу хакта Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.