Минзәләдә дә социаль ипотека буенча йортлар төзелә

Йортларны быел июньдә файдаланылышка тапшырмакчылар

 (Казан, 17 март, “Татар-информ”). Минзәлә районының “Садак” микрорайоны бистәсендә социаль ипотека программасы буенча төзелеш бара. Халыклар Дуслыгы урамында 5 яңа йорт төзелә. Дүрт йорт – икешәр бүлмәле, аларның гомуми мәйданы 70 квадрат метрга якын, һәм берсе – өч бүлмәле, анысы якынча 80 квадрат метр булачак. Йортларны июньдә тапшырырга ниятлиләр. Бүген бишенче йортның түбәсен яба башладылар. Март аенда тәрәзә һәм ишекләр куелачак, дип яза “Минзәлә” газетасы.