news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Камалтынов Биектау районы депутатларын халык белән эшне көчәйтергә чакырды

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары район Советы депутатлары һәм актив вәкилләренең игътибарын гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләренә юнәлтте.

Юрий Камалтынов Биектау районы депутатларын халык белән эшне көчәйтергә чакырды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Татарстанның Биектау районы Советы депутатларын халык белән эшне көчәйтергә чакырды. Бу хакта ул бүген район Советы утырышында белдерде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камалтынов район Советы депутатлары һәм актив вәкилләренең игътибарын гражданнардан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләргә юнәлтте. «Бер яктан, бу факт гражданнарның активлыгы турында сөйли. Әмма шул ук вакытта хәл ителмәгән проблемаларның күп булуын күрсәтә. Кешеләр белән эшне сыйфат ягыннан яхшыртырга, бу эштә формализмнан китәргә кирәк. Әгәр мәсьәлә бар икән, конкрет җавап бирергә, асылда, проблеманы хәл итүдә кыенлыклар килеп чыгу сәбәпләрен күрсәтергә кирәк», – диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары шулай ук депутатларга, районның авыл җирлекләре җитәкчеләренә, оешма һәм предприятие җитәкчеләренә җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Сезнең район нык урталыкның тотрыклы рейтингында. Әмма ирешелгәннәр белән канәгатьләнергә ярамый, яхшыга омтылырга кирәк. Районның да күрсәткечләрне яхшыртырга мөмкин булган резервлары җитәрлек. Сезнең башка районнар алдында зур өстенлегегез бар – сез башкалага якын торасыз, җитештерелгән барлык продукцияне анда сатарга мөмкин», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100