news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республиканың «Яңарыш» фонды бүген үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә

Фонд хезмәткәрләре ярдәмендә Татарстанда борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеген яңадан торгызу проекты гамәлгә ашырылды.

Республиканың «Яңарыш» фонды бүген үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан нигез салынган республиканың «Яңарыш» фонды бүген үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Фонд ярдәмендә республикада федераль һәм республика әһәмиятенә ия һәйкәлләргә, шул исәптән борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлегенә реставрация ясалды.

«Яңарыш» фонды ТР Президенты Указы нигезендә 2010 елның 17 февралендә оештырыла. Фондның попечительләр советын Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли. ТР Президентының ул чактагы социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова фондның башкаручы директоры итеп билгеләнә.

Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирас объектларында реставрация эшләре үткәрү нәтиҗәсендә Болгар тарихи-археология комплексы, Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

2017 елда фонд акчаларына Татарстанда Болгар ислам академиясе төзелде. Россиянең югары дини уку йорты Болгарда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча һәм Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән сафка бастырылды. Академиянең төп максаты – Россия ислам дини мәктәбен формалаштыру.

Хәзерге вакытта «Яңарыш» фонды тарафыннан Казан Изге Ана иконасы чиркәве төзелә. Гыйбадәтханә Казанда могҗизалы икона табылган урында торгызыла һәм ул Россиядә православиене үстерү үзәкләреннән берсе булыр дип көтелә.

2019 елның февраленнән «Яңарыш» фонды РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республикада күп телле белем бирү комплекслары төзү проектын гамәлгә ашырырга кереште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100