news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Җиңү паркы киләчәктә үзгәрергә мөмкин

«Җиңү паркында Мәңгелек ут белән Геройлар аллеясе булачагын күз алдында тотабыз», — диде архитектор.

Казанның Җиңү паркы киләчәктә үзгәрергә мөмкин
prav.tatarstan.ru

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның Җиңү паркы киләчәктә тагы да үзгәрергә мөмкин. Бу хакта журналистларга ТР Министрлар Кабинетында Җиңү паркының яңа концепциясе буенча фикер алышуга багышланган киңәшмәдән соң архитектор Герман Бакулин әйтте.

«Бу территория тагы да үзгәрер дип өметләнәбез. Җиңүче Сугышчыга яңа һәйкәл пәйда булачак. Бу биек корылма паркны бизәячәк. Алга таба паркта төзекләндерү, яшелләндерү, ямьләндерү эшләре башкарырга кирәк. Киләсе этап — күл, ул даими игътибар сорый. Без рекреация өлешенә дә үзгәрешләр кертү вакыты килеп җитәр дип уйлыйбыз. Җиңү паркында Мәңгелек ут белән Геройлар аллеясы булачагын күз алдында тотабыз», — диде.

Герман Бакулин ветераннар фикере дә исәпкә алыначагын билгеләп узды.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Әфганстан сугышчысына һәйкәл үрнәге дә расланганын билгеләп үтте. «Әфганчыларның аналары, туганнары, сугышта катнашучылар тарафыннан каралды һәм хупланды. Без уртак фикергә килдек», — диде.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин журналистларга паркта әфганчыларга багышланган һәйкәлнең Декабристлар урамыннан күчерелгәне дә, яңасы да бер урында куелачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100