news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әләме Казан янындагы Зәңгәр күл төбендә булды

Дайверлар 18 метр тирәнлеккә төштеләр, анда мактау даирәсен ясадылар, шуннан ярга әйләнеп кайттылар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әләме Казан янындагы Зәңгәр күл төбендә булды
mchs.tatarstan.ru

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әләме 30 еллык юбилее уңаеннан Казан янында Зәңгәр күл төбендә булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Министрлыкның 30 еллык юбилее символикасы төшерелгән әләмне Казан дәүләт медицина университетының «Бентос» су асты йөзү клубы дайверлары һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе үзәк аппараты хезмәткәре, эчке хезмәт полковнигы Виктор Сорокин карст күленә төшерде.

«Батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, көн саен кешеләрне коткару өчен гомерләрен куркыныч астына куйган янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга багышлыйбыз. Бу әләм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының традицияләрен һәм янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның батыр гамәлләрен чагылдыра, ил халкы өчен кирәкле һәм игелекле хезмәт турында искә төшерә», — диде Виктор Сорокин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100