news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада икенче укылышта ана капиталын киңәйтүгә бәйле проект хакында фикер алышачаклар

Узган елда Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына закон проекты тапшырган иде. Әлеге проектта ана капиталын бакчадагы җир кишәрлегендә йорт төзү яки реконструкцияләгәндә файдаланырга рөхсәт итү хакында сүз бара.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы иртәгә икенче укылышта ана капиталы программасын киңәйтү турындагы закон проектын тикшерергә ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе рәисенең беренче урынбасары Андрей Исаевка сылтама белән хәбәр итә.

«Сишәмбе көнне без мөһим закон карарга ниятлибез – ул ана капиталын куллану турындагы канунга төзәтмәләр белән бәйле», - диде Исаев журналистларга фракция президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча.

Узган елда Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына закон проекты тапшырган иде. Әлеге проектта ана капиталын бакчадагы җир кишәрлегендә йорт төзү яки реконструкцияләгәндә файдаланырга рөхсәт итү хакында сүз бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100